Рамил Гатиятуллин баулыларны "Ветераннар янәшәдә" акциясенә кушылырга чакырды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрельдә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды һәм волонтерлар белән очрашты.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин "Милосердие" үзәгендә беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар китерү буенча эшне оештыру белән танышты. Халыктан шалтыратулар кабул итүче кабинетта булды.

Аннары район башлыгы волонтерлар белән аралашты. 

Рамил Гатиятуллин башлангычы белән ялгыз ветераннарны азык-төлек белән тәэмин итү буенча «Ветераннар янәшәдә» акциясе старт алды. Волонтерлар аша ул үзенең элеккеге укытучысы - хезмәт ветераны Нина Москвичевага азык-төлек җыелмасын җибәрде.

Район башлыгы баулыларны әлеге акциягә кушылырга чакырды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, моны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов та эшләде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International