Баулы ветеранын юбилей белән котладылар

2020 елның 16 мае, шимбә

Бүген, 16 май көнне, иң якын кешеләре әйләнәсендә баулылы Шәймәрданова Фәризә Гайнулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фәризә апа - тыл хезмәтчәне, ул күп еллар Баулы интернат-мәктәбендә намуслы хезмәт куйган.
Хөрмәтле ветеранны район җитәкчелеге исеменнән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якыннарының кайгыртуын теләде, Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International