«Без халыкның да, профессиональ спортчыларның да ихтыяҗларын аңлыйбыз. Кешеләрнең ачык мәйданчыкларда һәм ябык биналарда йөгерәсе килә. Мөмкинлек барлыкка килүгә үк, регламент процедураларын үтәгәндә, спорт мәйданчыклары ачачакбыз", - дип белдерде министр.
"Күп кенә спортчыларга бассейндагы, залдагы тренировкаларын өйдәге күнегүләргә алмаштыру авыр. Күнекмәләр югала, һәм бу инде профессиональ мәсьәлә. Профессиональ тренировкаларны никадәр тизрәк торгызсак, спортчылар шулкадәр тизрәк форма туплаячак".