ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр көтелми.

Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия.

Электрон култамганы кулланып, абитуриентлар, беренчедән, документларын берьюлы берничә вузга бирә ала, икенчедән, аларның кабул итү комиссиясе белән үзара бәйләнеше җиңеләя.

Бүген, 27 майда, ТАССР төзелү турында декрет имзалануга нәкъ 100 ел тулды. Олы юбилей уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концертлары әзерләделәр, алар онлайн-форматта узачак.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Май өчен азык-төлек җыелмасын Баулы районы мәктәпләре 1-11 сыйныф укучылары ала.

«Мирас – объекты культурного наследия Республики Татарстан глазами детей» республика конкурсына Татарстанның 14 районыннан 100дән артык эш кергән.

Һәр шәхси хуҗалыкта һәм бакча участогында диярлек хәзер алмачлар чәчәк эчендә утыралар. Алар көз көне безне мул уңыш белән сөендерсен өчен хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өчен алмагачны авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча киңәшләр әзерләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International