Электрон технологияләрнең һәм сервисларның куркынычсызлыгына карата клиентларның (физик затларның) ышанычы дәрәҗәсен билгеләү, финанс оешмалары кулланучыларының якланганлыгын һәм канәгатьлеген арттыру максатларында Россия Банкы тарафыннан халык арасында сораштыру оештырылды.
Брайль әлифбасын танып белү цифрлы ысулы сукыр һәм начар күрүчеләрнең гади кешеләр һәм педагоглар белән аралашу мөмкинлекләрен киңәйтә. Бу аеруча сукыр балалар өчен мөһим, чөнки аларның белем алу мөмкинлеген арттыра, моннан тыш, төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә.
15 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак.
14 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә күз күреме 500-1000 метрга кадәр кими, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Үз эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 17 февральдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлегендә "ачык ишекләр" көнен оештыра.
13 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән бозлы яңгыр.
Иртәгә, 13 февраль көнне, Татарстан Территориясендә томан көтелә.
IV чакырылыш Баулы муниципаль районы Советының V утырышында берничә кеше бүләкләр алды.
14 февральдә Баулы шәһәренең «ТРЁХГОРКА» чаңгы базасында 20 чакрымга чаңгы ярышы узачак.
Бүген Баулыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район Советының йомгаклау сессиясендә катнашты. Моңа кадәр ТР Президенты Баулының берничә җитештерү предприятиесендә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.