Электрон технологияләрнең һәм сервисларның куркынычсызлыгына карата клиентларның (физик затларның) ышанычы дәрәҗәсен билгеләү, финанс оешмалары кулланучыларының якланганлыгын һәм канәгатьлеген арттыру максатларында Россия Банкы тарафыннан халык арасында сораштыру оештырылды.
Россия Банкы финанс инструментларын куллануның куркынычсызлыгына бәйле хәефләрне бәяләүне өстенлекле бурычы буларак күрә. Аерым инструментларның һәм технологияләрнең яклануының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы финанс югалтуларына китерә һәм халыкның Россия Федерациясе финанс системасына ышанычын тулаем какшата.
Финанс операцияләренең якланганлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар эшләү максатларында Россия Банкы тарафыннан, махсус эшләнгән методологияне кулланып, халык арасында сораштыру үткәрү өчен анкета әзерләнгән.
Анкеталаштыруны (физик һәм юридик затлар өчен) түбәндәге сылтапма буенча бирелә торган QR-кодлар ярдәмендә узарга була: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1928864.htm.
Сораштыру 18.02.2021 гә кадәр үткәреләчәк.