Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көннәре

2021 елның 12 феврале, җомга

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 17 февральдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлегендә "ачык ишекләр" көнен оештыра.

Бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: 8(85569)5-63-63, 5-63-62 (2021 елның 10 февраленнән 2021 елның 16 февраленә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр), шалтыратканда кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International