Берничә баулылы ТР Президенты кулыннан дәүләт бүләкләре алды

2021 елның 12 феврале, җомга

IV чакырылыш Баулы муниципаль районы Советының V утырышында берничә кеше бүләкләр алды.

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен ТР Президенты Указы белән ТАССР мәгарифенең 100 еллык медале белән бүләкләнделәр:
Үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге өлкән шәфкать туташы Нәсимә Әхмәтева;
3нче спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов;
Республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Баулынефть” идарәсе нефть һәм газ чыгару операторы Хәмзә Шәрәфиев “Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Миңнуллин» крестьян-фермер хуҗалыгының баш инженеры Александр Пронинга бирелде.

"Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" мактаулы исеме "Садыйков Равил Аксанович" крестьян (фермер) хуҗалыгы бухгалтеры Ания Садыйковага бирелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм китапханә эшен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән Баулы районының Үзәк китапханә системасы директоры Лилия Фәхриева бүләкләнде.

Муниципаль берәмлекләр арасында «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм республика әһәмиятендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә 2нче урынны алган Баулы муниципаль районы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International