31 майда кичен, 1 июньдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгырлар явуы көтелә. Яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.
31 майдан 2 июньгә кадәр Баулы районының Кит-Озеро авылында «Арба-Фест Гершид 2024» өченче автофестивале узачак.
31 май, 1 июнь көннәрендә Баулыда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар уздырылачак.
31 майда көтелә:
- төнлә томан;
- төнлә һәм көндез кыска вакытлы, секундына 15-20 метр тизлектә искән көчле җил, яшенле яңгыр.
2024 елның Татарстан 4 июнендә Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Республиканың Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Лениногорск, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарында яшәүчеләрне кабул итәчәк.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
29 майда көндез һәм кичен Татарстан Республикасының төньяк һәм көнчыгыш районнарында көчле җил, яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал.
Баулыда авыл халкының эшлекле активлыгын һәм хуҗалык итүнең кече формаларын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
«Нәфис» хәйрия фонды «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивален оештыруга 2 миллион сум акча җибәргән. Бәйрәм Русское Никольское авылында узды һәм дистәләгән мең кунакны җыйды.
28 майда төнлә Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында урыны белән кырау төшүе ихтимал. Һава температурасы 0..-2 градус.