«Нәфис» хәйрия фонды «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивален оештыруга 2 миллион сум акча җибәргән. Бәйрәм Русское Никольское авылында узды һәм дистәләгән мең кунакны җыйды.
Акчалата ярдәмнән тыш, «Нәфис» фонды фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен көнкүреш химиясе комплектларын тапшырды. Барлыгы 17 тонна продукция җибәрелгән, аңа кер юу порошоклары, сабын, савыт-саба юар өчен сыек чаралар һәм «Нәфис Косметикс» компаниясе җитештергән коры чистарту чаралары кергән.
"Каравон-тирән мәгънәле, гасырлар дәвамында уздырылган, матур бәйрәм. Мондый чаралар җәмгыятебездә тынычлык, дуслык һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Бүген Лаеш районында гына да егермедән артык милләт вәкилләре яши, ә бәйрәмгә бөтен илдән киләләр! Каравонны уздыруда катнашуыбыз белән без аны оештыручыларга, иҗади фикердәшләргә һәм битараф булмаган барлык кешеләргә ярдәм итәргә телибез", - ди "Нәфис" ХФ оештыручы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.
Искәртеп узабыз, Ирек Богуславский инициативасы белән Каравонны үткәрүдә ел саен ярдәм күрсәтелә.
Белешмә
«Нәфис» Хәйрия фонды 2023 елның көзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән төзелгән. Ул Фонд советын җитәкли, аңа шулай ук Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно да керә. Попечительләр советы составында - «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин. «Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә, аның вәкилләре белән bfnefis@yandex.ru. электрон почтасы аша элемтәгә кереп, катнашырга мөмкин.