Быел, Гершыд - чәчү эшләрен тәмамлау удмурт милли бәйрәменә багышланган фестивальгә, шактый күп автотуристлар киләчәк. Барлыгы 240 экипаж көтелә. Фестиваль кунакларының географиясе бик киң катнашучыларны Татарстан, Башкортостан, шулай ук Казахстан, Удмуртия, Белоруссия, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Екатеринбург, Новокубанск, Новосибирск һәм башка күп кенә шәһәрләрдән көтәләр.
"Арба-Фест" фестивале беренче тапкыр 2022 елда Сабантуй майданында уздырылды. Беренче Бөтенроссия фестиваленә ул вакытта 40тан артык экипаж җыелган иде. 2023 елда чарага 65 автойорт килде.