Баулы районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Семинарда Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 13 районнан шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, профильле министрлыклар вәкилләре катнашты.

Семинарның пленар утырышы алдыннан республика районнары вәкилләре өчен өч түгәрәк өстәл оештырылды. Анда күтәрелгән сораулар гомуми семинар кысаларында да каралды.

Киңәшмә алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров озатуында полимер савыт-саба ясау белән шөгыльләнүче «Амбиент» компаниясенең җитештерү цехларында булды.

Үзәк китапханәдә ТР парламенты башлыгына «Авыл яши» проектын тормышка ашыру турында сөйләделәр.

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты фойесында Фәрит Мөхәммәтшин җирле җитештерүчеләрнең продукциясе күргәзмәсен карады һәм авыл эшмәкәрләре, үзмәшгульләр белән аралашты.

 Алга таба ТР парламенты башлыгы мәдәният йортының зур залында семинарны ачты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген безнең республика халыкны үз җитештерүенең төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе кереме күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы позициядә һәм Татарстанда бишенче урында тора. Тулаем сөт саву буенча безнең республика илдә беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча икенче урында тора. Фәрит Хәйрулла улы әйтеп үтүенчә, бу нәтиҗәләргә авыл халкы зур хезмәт түгеп ирешкән.

ТР парламенты башлыгы муниципалитет җитәкчеләренә һәм эшмәкәрләргә гамәлдәге дәүләт программалары һәм агробизнеска ярдәм итү чаралары җитәрлек булуын әйтеп үтте. Ул халыкка, белгечләргә дәүләт, кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кушты.

Киңәшмәдә сөткә һәм башка төр авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең төшүе, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданнарының һәм терлекләрнең баш саны кимүе кебек проблемалар турында сүз барды.

- Татарстан җитәкчелеге бу хакта бик яхшы белә, ашлыкка экспорт пошлиналары буенча федераль үзәк белән дә, республика линиясе буенча да эш алып барыла – элеваторлар, йөк төяү станцияләрен төзү һәм модернизацияләү проектлары, логистиканы оештыру. Эшкәртүне арттырырга, өстәмә кыйммәтне республикада калдырырга кирәк. Кече хуҗалыкларга һәм фермерларга – кооперациягә керергә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров үз чыгышында районда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Барлыгы 8 эре, 28 фермер хуҗалыгы һәм 5 меңнән артык шәхси йорт хуҗалыгы бар. Узган ел авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча тулаем продукция күләме 983 миллион сум тәшкил иткән.

- Бүген без авыл хуҗалыгы үсешенә карашыбызны үзгәртәбез. Төп басым сөт терлекчелеге өлкәсен үстерүгә, ягъни савым көтүенең баш санын торгызуга, сөт юнәлешендәге сыерлар сатып алу хисабына сөт савуны арттыруга, заманча технологияләр кертүгә һәм терлекләрне бәйсез тотуга ясала, - дип сөйләп узды ул.

Марат Җәббаров зона семинарында авыл эшмәкәрлеге һәм аның перспективалары, кече һәм урта агробизнесны үстерү турында сөйләде.

ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева үз чыгышында кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде.

Киңәшмә республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International