Баулы шәһәрендә яшәүче Хезмәт ветераны Кәбирә Шәгәли кызы Мардановага 95 яшь тулды. Күп еллар балалар тәрбияләгән, 33 ел авыл укытучысы булып эшләп лаеклы ялга киткән юбиляр хезмәт уңышлары өчен медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән.
Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре үсемлекчелекне үстерүгә ярдәм максатына биш миллион сум күләмендә субсидия алды.
“Хезмәткә дан” газетасы “Кеше һәм табигать” республика конкурсында беренче урынга лаек булды.
2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда күпчелек дәүләт җыемнары артачак, шул исәптән паспорт алуга да.
Районда бер атна эчендэ исерек хәлдәге җиде шофёр тоткарланган.
Баулы шәһәренең 14 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды.