Баулы районының миграция хезмәте начальнигы Роза Гарипова “Хезмәткә дан” газетасына хәбәр иткәнчә, эчке Россия Федерациясе гражданины паспорты алу өчен 300 сум (хәзер 200 сум) түләргә туры киләчәк. 14 яше җиткән затларга ул 1500 сумга (1000) тѳшәчәк. Зурлар өчен чит ил паспорты 3500 сум (2500) булса, 14 яшьтән кечерәк балаларга - 1500 сум (1000). Югалган яки яраксыз хәлгә килгән эчке паспорт өчен 1500 сум (500) түләргә туры киләчәк.Дәүләт җыемнары ил бюджетын тутыру зарур булган өчен кыйммәтләнә.
"Хезмәткә дан"