Руль артына исерек килеш утыручылар бар

2015 елның 1 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, айнык булмаган шофёрлар, нигездэ, 40 яшькә кадәрге кешеләр. Тоткарланган бер шофёр машина йѳртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган, өстәвенә механик авария ясап, вакыйга урыныннан качкан. Аңа алты тәүлеклек арест эләккән. Калганнарына 30 мең сум күләмендәге штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Штрафларны вакытында түләмәгән өчен, РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексының 20.25 нче маддәсе буенча, әлеге чорда биш административ беркетмә тѳзелгән.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International