Үсемлекчелек тармагы үсеше өчен быел район аграрийларына бюджеттан 42,5 миллион сум ярдәм бирелгән. Шулай ук Баулы авыл хуҗалыгы предприятиеләре сѳт җитештерүгә гомуми күләме 11,5 миллион сумлык субсидия алган. Авыл хуҗалыгы техникасы сатып алучыларга да чыгымнарының бер өлешен кайтаруга дәүләт сизелерлек ярдәм күрсәткән, 12 миллионнан артык субсидия түләгән.
"Хезмәткә дан"