ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы искә төшерә – БДИ тапшырыр өчен укучылар 1нче февральгә кадәр гариза бирергә тиешләр. Димәк, кайсы фәннән имтихан бирәсен алар алдан сайларга тиешләр.

2015 елның 28 гыйнваренда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Шавалеева Альбина Рафаил кызы Баулы шәһәрендә булып китте

Баулы районы бүләк итеп 1942 елгы үрнәге “ЗИС-3” дивизия һәм танкка каршы юнәтүче пушка алды.

29 гыйнвар көнне Советның утырышлар залында Баулы районының башлыгы Р.Х.Гатиятуллин торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тудырылган проблемаларны карар буенча комиссия утырышы үткәрде.

Бүген, 29 нче гыйнвар көнне, Баулы районының башлыгы аграр колледжның коллективын яңа директор белән таныштырды.

28 нче гыйнвар көнне Исергәп авыл китапханәсендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Китап булмау төнгә тиң, китап белән дөнья киң” исеме астында “Серле сандык” акциясе старт алды.

Синоптиклар фаразы буенча, 29 гыйнвар Баулыда җилле һәм салкын көн булып көтелә. Көндезге температура -17дән -15 кадәр менәчәк, төнлә - -22дән -20гә кадәр төшәчәк.


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына багышланган акциягә оста куллы хатын-кызлар, кулланма бизәк сәнгатен яратучылар кушылдылар. Алар тәмәке янчыгы тегеп, солдатлар кулъяулыгы, сөлгеләр чегеп, җылы оекбашлар, бияләйләр, перчаткалар бәйләп өлгерделәр.

28 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә районыбызның яшь баулыларга тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Бүген Татарстанда урыны белән көньяк җилнең 15-17 метрга көчәюе көтелә. Җилнең кинәт исүве юлда булган автомобильләр өчен хәфев-хәтәр тудыруы аркасында, ЮХИДИ юлда йөрү кагыйдәләрен үтәвен искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International