Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тудырылган проблемаларны карар буенча комиссия утырышы

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Утырышта башкарма комитетының җитәкчесе Самонина С.П., Баулы прокуратурасының, эчке эшләр министрлыгының бүлеге, суд приставларының территориаль бүлеге, муниципаль берәмлек “Баулы шәһәре” вәкилләре, “Уютный дом” Идарә итүче компаниясе, ТСЖ, МКП «Водоканал», ЕРЦ һәм энергия саклаучы оешма җитәкчеләре катнашты.

Баулыда яшәүчеләрнең коммуналь ресурсларны кулланып җыелган бурычлары буенча мәсьәләләр каралды. Бу проблеманы бергәләп хәл итү җаен табу нәтиҗәсенә килделәр.

Район башлыгы мондый очрашуларны айга икешәр тапкыр үткәрүен тәкъдим итте. Шулай ук әҗәтләре 20 меңнән арткан фатыр хуҗаларына судка дәгъва җибәрү карарына килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International