Директор вазифасын алган Гимаев Айнур Азатовичның яхшы сыйфатларын санап киткәндә, Баулы районы башлыгы Рамил Хакимуллович аның бердәнбер кимчелеге – бик яшь булуын билгеләп китте.
Айнур Азатович Казан дәүләт университетның юридик факультетын тәмамлады. Бүгенге көндә икенче югары белемен ул Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт университетында ала. Элегрәк, Октябрьский шәһәрендә урнашкан “ОЗНПО” оешмасында үсеш бүлегенең начальнигы булып эшләгәндә, ул Себер һәм Идел-Урал регионнарында урнашкан эре нефтьчыгару компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлеккә иреште.