Җиңү көне алдыннан, посылкаларны кадерле сугышта катнашучыларга үз ихтирамнарын белдереп баулылар бүләк итеп тапшырачаклар. Бүләкләр сугыш ветераннарына үз әнисенең, сеңлесенең, сөйгәненең назлы куллары белән бәйләнгән оекбашлар, кулүяулыклар туган йортның җылылыгын, туган ягын искә төшертерләр.
Акция 25нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа барлык теләүчеләр кушыла ала. Белешмәләр өчен телефон: (85569) 5-21-95