Путин “Татарстан президенты” вазифасы 2016 елның 1нче гыйнварына кадәр генә сакланачак дигән канунына кул куйды.
Эчке эшләр министрлыгы тонировка өчен машина йөртү хокукларын яртыелга мәхрүм итәргә тәкъдим итә.
1нче февральдән Татарстанда ТКХ өчен ТРның дәүләт ярдәме порталында комиссиясез түләү шарты һәм “ТРның булышлыгы” (“Услуги РТ”) дигән мобиль кушымта барлыкка килде.
“Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәтү” порталында (портал Государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан) яңа электрон булышлык кертелгән. Ул ау билетын бирү яисә гамәлдән чыгару турында гариза язырга ярдәм күрсәтәчәк.
Ана капиталы акчасын кирәкле юнәлештә тоту өчен гариза язганда сертификатны күрсәтү мәҗбүри тугел.
4 февраль көнне кичен, 5 февраль көнне төнлә һәм иртән Татарстанда һава торышының начарлануы фаразлана. Кар, буран, күрү мөмкинлеге начарлануы, юлларда – кар басуы, кар боткасы һәм бозлавык көтелә.
Татар Кандызы китапханәсендә Мәдәният елындагы беренче чараны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышладылар.
Бәяләр арту белән бәйле рәвештә, гыйнвардан мәктәп ашханәләрендә туклану да кыйммәтләнде.