Ана капиталы канунчылыгында яңа үзгәрешләр

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

2015 елның 30нче гыйнварында чыккан РФнең 77нче санлы хөкүмәт карары белән ана (гаилә) капиталының чараларын торак шартларын яхшыртуга юнәлтү кагыйдәләрендәге 6нчы пунктның “а” кече пункты көчен югалтуы икърар ителгән. Бу пунктта гариза биргәндә сертификатны тапшыру мәҗбүри дигәне ныгытылган иде.

Кертелгән үзгәрешләр белән килешеп, сертификатны ана капиталы акчасын кирәкле юнәлештә тоту өчен гариза язганда тапшыру мәҗбүри түгел.


prokrt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International