Ярышларда Башкортстаннан, Мари Элдан, Удмуртиядән, Киров өлкәсеннән 150 кеше катнашкан. Баулыда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә уңышка ирешкән 10 яшьлек Андрей Петров (7нче мәктәп) биредә дә бик яхшы нәтиҗә курсәткән һәм авырлыклары 26 килограммлы яшь спортчылар арасында беренче урын алган. Моннан тыш, “Җиңүгә омтылыш ” кубогына да лаек булган. Без яшь көрәшченең тренеры әтисе Сергей Петров икәнлеген язган идек инде. Ә тренер Илвир Төхвәтуллинда шөгыльләнәүче Владимир Романов 85 килограммлылар арасында өченче булган. Җиңүчеләргә грамоталар, кубоклар һәм акчалата призлар тапшырылган.
Материал “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды.