ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Административ хокук бозу Кодексның (КоАП) 1нче бүлегендәге 20.25 статьясына туры китергәндә – канун белән каралган вакыт эчендә административ штрафны түләмәгән очракта хокук бозучы штрафны икелетә түлиячәк, яисә 15 тәүлеккә кулга алыначак, яисә 50 сәгатьлек мәҗбүри эшләр башкарачак.

7
февраль, 2015 ел
шимбә

Янгын 7 февральдә сәгать 14:00 Баулы районының Яңа Баулы авылында чыккан.

Бүген “Нефтьче” стадионына шәһәр һәм авыл  мәктәпләрнең 5-11 сыйныф укучылары, оешмаларның, авыл хуҗалыкларның вәкилләре, ветераннар килделәр. Өйдә данлыклы Баулы спортчысы Василий Романович Матвеев та утырып кала алмады, ул ел саен бу ярышта катнашучылар рәтендә. Гыйнвар аенда аңа 89 яшь тулды. Һәм бу елны ул ярышның иң өлкән катнашучысы.

Баулы мөхтәсибәте, халыкка якынрак булуны максат итеп, җыелышларны чират буенча авыл мәчетләрендә үткәрергә карар кылган. Якшәмбе көнне шундый җыелышларның беренчесе Шалты авылында үтте, анда Татарстан Диния нәзарәтенең көньяк-көнчыгыштагы казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.

6
февраль, 2015 ел
җомга

2015 елның 7 февралендә сәгать 9:00 Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Теләүчеләр катнаша ала.

5нче февраль көнне “Умырзая” вокал ансамбле һәм “Тальянка” гармунчылар ансамбле концерт программасы белән “Каенкай” (“Березка”) реабилитация үзәгендә, ә халык ансамбле “Калинушка” “Иволга” шифаханәсендә чыгыш ясадылар.

6 февраль көнне Үзәк китапханәдә районыбызның Баулы шәһәре һәм Баулы районының 14 яшен тутырган 18 яшьүсмергә тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды. Бу көнне яшь баулылар тормышларындагы иң мөһим документны кулларына алдылар.

Поповка авыл җирлегенә Поповка һәм Югары Фоминовка авыллары керә. Җирлекнең башлыгы Сергей Попов әйткәненчә, бу авылларда 1057 кеше яши. Алар саныннан хезмәткә сәләтлеләре – 533 кеше, яше җитеп ял итүчеләр – 273, 18 яше җитмәгән балалар – 173, алар саныннан – 78 бала мәктәп яшенә җитмәгән.

Бүген Баулы районына эш визиты белән Татарстан Республикасының бюджет, салым һәм финанслар буенча Дәүләт Советының Комитеты рәисе Якунин Леонид Александрович килде. Иртән ул “Алойл” компаниясендә узган хезмәт коллективы өчен җыелышта катнашты.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасының бюджет, салым һәм финанслар буенча Дәүләт Советының Комитеты рәисе Якунин Леонид Александрович катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International