Татарстанның Дәүләт советы депутаты Леонид Якунин баулылар белән аралашты

2015 елның 6 феврале, җомга

2014 елның нәтиҗәләренә багышланган бу җыелышта Баулы районының башлыгы Рамил Гәтиятуллин да булды. Ел нәтиҗәләре белән оешманың генераль директоры Риф Вафин чыгыш ясады. «Алойл»да 153 кеше хезмәт итә, 2014 ел кереме 5 миллиард сум тәшкил итә.

- 2014 елны нефть табышы саны 277,5 мең тоннга тигез, план буенча 264,7 мең тонн көтелгән иде. Бураулаудан 8 яңа скважина тапшырылган, - диде «Алойл» оешмасының баш инженеры Мостафа Зәрипов.

Оешманың эшен Рамил Гәтиятуллин да югары бәяләде, авылда яшәүчеләрнең рәхмәт сүзен җиткерде.

Леонид Якунин, чыгышларны игътибар белән тыңлап киткәч:

- Иң мөһиме – кеше ресурслары. Сезнең оешмада ул эшли, - диде.


Зилә ГӘРИФУЛЛИНА, "Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International