“Лыжня России” – елсаен үткәрелә торган кышкы бәйрәм, барлык теләүчеләр катнаша ала аңарда – спортчылар да, чаңгы спортын яратучылар да. Максаты – өлкәннәрне, яшьләрне чаңгы спортына җәлеп итү һәм киләчәктә спортны пропагандалау.
Ярышны тантаналы ачудан соң, беренче старт vip-йөгерешкә бирелде. Аның катнашучылары – оешмаларның җитәкчеләре, шул санда Баулы район башлыгы Р.Х.Гәтиятуллин. Аннары, йөгерештә катнашучылар яшьләре туры килгән төркемнәргә бүленделәр. Барысы өчен мини-буфет оештырылды, йөгерештән соң һәрберсе кайнар чәй белән сыйлана алды. Ә җиңүчеләрне һәм приз алучыларны мактаулы гамоталар белән, медальләр белән бүләкләделәр.