Казыйның, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Миннефоат Хәсиятуллинның, район имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитовның һәм райондагы унике мәхәллә имам-хатибларының барысы бергә җыелып килүе Шалты авылында яшәүчеләр өчен зур вакыйга булды. Абруйлы дин әһелләре чыгышын тыңларга дип, авыл мәчетенә күп кеше җыелды. Алар зур игътибар белән казый Марат хәзрәт Мәрданшинның вәгазен тыңладылар, аннары үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр.
Иң еш кузгатылган тема – дини йолаларга кагылышлы булды. Соңгы елларда авылларга чит төбәкләрдән күчеп килүчеләр күп булу сәбәпле, дини йолаларны үтәүгә кагылышлы фикер каршылыклары очрый. Килгән кунаклар, мондый хәлләргә юл куймау максатыннан, Татарстан Диния нәзарәте җибәргән нигезләмәгә таянып эш итәргә киңәш бирделәр.
Баулыдагы “Гали ” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, мәхтәсибәтнең киләсе җыелышын Хәнсевәр мәчетендә үткәрү планлаштырыла.
"Хезмәткә дан"