ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Дәүләт оешманың 10 санлы филиалы – Татарстан буенча РФның иминлек хезмәтен күрсәтү Фондының региональ бүлеге Татарстанның көньяк-көнчыгыш оешмаларына белдерә. Иминләштерүче сәнәгатьтә фаҗигале очраклардан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри иминлек хезмәте күрсәтү буенча туры килгән тарифны урнаштыруы максаты белән ел саен икътисади эшчәнлегенең төп төрен расларга кирәк.

Туган якны өйрәнү музеенда Тагирова Зөлфия Басаровна күргәзмәсе соңгы атна эшли. 5 март көнне елсаен үткәрелә торган чигелгән сурәтләр күргәзмәсе башланачак.

Баулы музее барлык теләүчеләрне күргәзмәгә чакыра.

22 февраль көнне 3нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә уеннар узды.

Кремльнең сайты хәбәр иткәнчә, Владимир Путин боерыгы буенча, 17 февраль ел саен Студентлар отряды көне булып билгеләп үтеләчәк.

Форумда катнашыр өчен гаризаны 2015 елның 1 мартына кадәр биреп була.

Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, РФның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы sim-карталарны саклау таләпләре буенча норматив актларга үзгәрешләр кертуен планнаштыра. Үзгәрешләр абонентларның шәхси мәгълүматларын агылуын булдырмас өчен һәм аралашу серен саклап калу өчен ярдәм итәчәк.


23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген 95 яшен Бөек Ватан сугышында катнашучыдан тол калган хатын Шакирова Сәвидә Шаһит кызы билгеләп үтә.

Шимбә көнне Кукморда республикабызның 43 районыннан 1500 артык кеше спартакиадада катнашты. Алар чаңгы эстафетасында, тимер аякта шуу, өстәл теннисында, дартс, шахмат, волейбол, юан бау тарту кебек спорт төрләрендә катнаштылар.

Үзенә бертөрле догалар һәм рухи тәүбәлек вакыты. Бүген чиркәү карары белән куелган иң озын һәм каты чикләнүле Бөек Пост башланды. Ул Коткаручы (Спаситель) җәфаларын хәтерләтә һәм 7 атнага сузылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International