Юбилярның 3 баласы бар. Бүгенге көндә аның биш оныгы бар, 6 онык балалары һәм 1 онык баласының баласы. Сәвидә Шаһит кызы Баулыга Үзбәкстаннан күчеп кайтты. Анда ул 40 ел хезмәт иткән. Юбилярны Баулы районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрикләде һәм Россия Президентыннан котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.