Мәгариф бүлекләренең мөдирләре чаңгыда VIP-йөгерештә катнаштылар: ир-ат арасында 2 км ераклыкта, хатын-кызлар – 1 км. 8 спорт төре буенча ярышларны уздырганда, муниципаль берәмлекләрнең вәкилләре ике төркемгә бүленде: А төркеме – укучылар саны 3500 җитмәгән муниципаль районнар, Б төркеме - укучылар саны 3500нән артык булган муниципаль районнар.
Беренче урыннар Актаныш һәм Кукмор районнарына эләкте. Алар кубокларга һәм 500 000 сумлык сертификатка ия булдылар. Баулылар, кызганычка каршы, приз алучы санына кермәделәр.