V Республика яшьләр форумын Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы һәм ТРның иҗади яшьләр Академиясе үткәрә. Форум 10 тематик мәйданчылыклардан торачак: “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр”, “Син эшмәкәр!”, “Изгелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече туган як”, “Арт-квадрат”, “Мәгълүмати агым”, “Яшьләр ришвәтчелеккә каршы”, “Киләчәккә беренче адым”.
Форумда 16 - 30 яшьлек яшьләр катнаша ала. Иң яхшы проектлар һәм идеялар Татарстан җитәкчелегенә финал күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Форум турында тулырак һәм теркәү чарасы www.forumtatarstan.ru. Рәсми сайтында.