ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
2007 елгы балалар өчен Казанда шахмат буенча беренчелек бәйгесе узды. Баулы районын “Каисса” шахмат клубыннан балалар тәкъдим итте.

1 апрель көнне Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Яңа Чүте мәктәбе укучылары бу бәйрәмгә хәзерләнә башладылар, “Хезмәткә дан”.

13 март көнне Тимербаева Ф.А., Ачилова Г.М. һәм Гайфуллина Г.М. укытучылары үз укучылары белән “Рябинка” балалар бакчасына концерт белән килделәр. Концертны Җиңүнең 70 еллыгына багышладылар.

Баулылы “Халык контроленә” Ленин урамының 16нчы йорты ишек алдында кар чистартылмаганга зарланды

Бүген атнасаен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсендә Баулы районы башлыгы оешмалар җитәкчеләрен Салих авыл җирлегенең яңа башлыгы – Заһит Гәлляметдинов белән таныштырды – “Хезмәткә дан”

Гариза бирүчеләр никахлашу өчен уңайлы көн һәм вакыт сайлап, дәүләт акчалата җыемын түләргә һәм ГХАТка никахны теркәү көнне генә килә алалар.

Бүгенге көндә күпчелек югары белем алу йортларында диплом эшләрен саклау алдыннан аларны бастыру таләбе кертелгән.

Әдәбият елы кысаларында 1нче санлы мәктәбендә информацион такта ясалган. Барлык теләүчеләр язучылар биографиясе, әсәрләрдән өзекләр, рус классикларның сурәтләре белән таныша алалар.

edu.tatar.ru

2015 елның 21 март көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында шаяннар һәм тапкырлар клубының финал уены узачак.

Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 257 тапкыр чыктылар, шуның 255 очрагында ярдәм күрсәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International