Салих авыл җирлегенең башлыгы алмашынды

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Аның элгәресе Рузил Әхмәтшин сәламәтлеге белән бәйле отставка соравын үтенде.

Заһит Гәлляметдиновка 52 яшь, Яңа Чүте авылында туып, Хәнсвәр авылында яши. 2003 елда Уфа аграр университетын тәмамлады, Салих авыл җирлеге депутаты булып сайланды. Хезмәт биографиясен ул 1982 елда армия сафларында спорт буенча методист буларак башлады. 1985-1993 елларда Яңа Чүте авылында башлангыч хәрби хәзерләнүен укытты. Өч ел “Ленин юлы” колхозында агроном булып эшләде. 1999-2006 елларда – СПК “Хәнсвәр” рәисе, 2006-2013 елларда – ҖЧҖ “Хәнсвәр” ревизия комиссиясенең рәисе, 2013-1015 елларда – ҖЧҖ “Хәнсвәр” директоры.


Азат ЗИННУРОВ, "Хезмәткә дан" (фото - "Хезмәткә дан")

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International