Концерт программасын өлкән сыйныф укучылары Абляева Василиса һәм Салихова Адель алып бардылар. “Казаклар Берлинда”, “Барысы өчен Җиңү” хәрби тематикасына җырлар һәм “Бичара керпе”, “Торреро”, “Шаян музыкантчы” заман ритмик җырлар җырланды. Ә фортепиано бүлеге укучылары И.Неймаркның “Шаян хат ташучы”, Ю.Слоновның “Альбомнан бит”, Х.Классенның “Вальс” пьесаларын, фортепиано ансамбльләре Д.Гершвинның “Тактка кул чап”, В.Дюбюкның “Вальс”пьесаларын бик оста башкардылар. Кечкенә тыңлаучылар сәнгать мәктәбенең укучылары чыгышы белән бик кәнагать калдылар. Балалар бакчасы коллективы яшь артистларга киләчәктә иҗади уңышлар теләп калдылар.
edu.tatar.ru