Мәгариф һәм фән министрлыгы студентларның диплом эшләрен югары белем алу йортларның электрон китапханәләрендә бастырырга мәҗбүр иттерәчәк. Электрон китапханәдә бастырылган эшләрне белем йортының барлык студентларына һәм эшчеләренә укырга мөмкинчелеге туачак. Чыгарылыш квалификация эшенә автор хокукы канунчылыгы кагыла, шуңа күрә эшләрне китапханәләрдә урнаштыру студент рөхсәтеннән генә мөмкин. Бүгенге көндә дипломны саклау алдыннан бастырылу таләпләре эшли башлады инде. Бу яңалыклар “Антиплагиат” системасы белән эшләрне тикшерү максаты белән кертелгән.
Чыганак: "Татар-информ"