“Әткәм төсе тыныч көннәрдә” хәтер кичәсе

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Кичәнең үзәгендә – шагыйрьнең әтисе фронттан язган хатлары, атасы турында шигырьләр.

Яруллин Гатаулла Яруллович армия сафларына 1941 елда алынды һәм 1942 елда Тверь өлкәсендә һәлак булган. Шул вакыт эчендә аның гаиләсе биш хат кына алган. Шул хатлар эчтәлеге белән музейга килгән Кзыл-Яр мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары да танышты. Өчпочмак формасына җыелган хатлар гарәп телендә гади каләм белән язылган. Балаларын, тормыш иптәшен, туган ягын сагынуы турында язган ул. 

Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International