Әлеге конкурс Татарстан башкаласында инде алтынчы тапкыр уздырыла. Проектның авторы һәм оештыручысы Диана Хәйруллина сүзләренә караганда, быелгы “Вальс” истә калырлык булырга вәгъдәли, чөнки ул “Венеция карнавалы” темасына багышлана. Проект кысаларында һәр катнашучы стилистлар ярдәмендә төрле битлекләр киеп караячак.
Проектның финал тамашасы 26 майга билгеләнгән. Өстәмә мәгълүматны проектның сайтында, яисә 290-80-27 телефон номеры аша белешергә мөмкин.
tat.tatar-inform.ru