Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә, апрельнең 3нче шимбәсеннән ( 2015 елның 18 апреленнән) Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачылачак һәм 2015 елның 27 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Дәүләт Советы җәйге кафеларда сыра сату буенча тыюны юкка чыгарды. 16 апрель көнне парламентчыларыбыз “Хәмер сатуны өстәмә чикләүләр турында” законга төзәтмәләр керткән тиешле закон проектын хуплады. Шулай итеп, җәйге кафеларда эчемлекне 1 майдан 1 октябрьгә кадәр сатып булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
20 апрель көнне Балалар сәнгать мәктәбендә яшь рәссамнәрнең күргәзмәсе ачылды.