Баулы полиция ветераннары яңа җитәкче белән танышты

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Баулы эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесе Руслан Лавров ветераннарны үзе белән таныштырганда рус һәм татар телендә чыгыш ясавы күпләр күңеленә хуш килде. Ул кыскача гына үзе турында, ветераннар Советы, аларның эшләре, бүгенге тормышы белән танышу бик кирәкле гамәл икәнлеген әйтте. Һәр оешманың “алтын нигезе” – анда эшләп лаеклы ялга киткән ветераннар. Озак еллар халык өчен гомерен багышлаган, өлкән яшьтә булуына карамастан, һаман үзе яшәгән төбәктә һәр җирдә беренчеләрдән булып башлап йөрүче Петр Зотагинга рәхмәт хатын тапшырды.

Очрашуда Петр Зотагин  ветараннар Советының бүгенге тормышы турында сөйләп үтте. 17 апрель көнне Баулының полиция бүлеге ветераннарының Алабуга шәһәрендә “Яз истәлеге” дип исемләнгән фестивальдән җиңү яулап кайткан. Республиканың 13 районыннан өч йөзләп кеше катнашкан зур чарада баулылылар 3нче урынга лаек булган.

Очрашып сөйләшү барышында Петр Зотагин сәламәтлеге какшау сәбәпле ветераннар Советына рәислеккә башка кандидатларны карауны тәкъдим итте. Бу вазыйфага полиция ветераны Хәмит Зәйнәгытдинов билгеләнде.

 

Индира Сәйфуллина - "Хезмәткә дан"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International