Шулай итеп, республиканың Нурлат, Аксубай, Чистай, Азнакай, Баулы, Зәй һәм Апас районнарында язгы чәчү эшләренә керештеләр.
Гомумән, ТР буенча 3,3 мең гектарда чәчү эшләре төгәлләнгән. Нурлат районы аграрийлары 2189 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкаруы белән лидерлык итә, Чистай һәм Аксубай районнарында 300 әр гектар мәйданны язгы культуралар били.
Моннан тыш, Татарстан районнарында уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре дәвам итә. Гомумән, бу эшләр 263 мең гектарда үткәрелгән, бу фаразланганның 25 процентын тәшкил итә.