Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне күз алдында тотып, язгы ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез. Язгы ау объектлары:казлар (сорыдан башка),ата үрдәкләр,тәлләтәвеч, көртлек, суер.
Ау кагыйдәләренә, язгы ау чорында соры казларны аулау бүлегенә үзгәрешләр кертүне күз алдында тотып, аларны башка төр казлардан аеру билгеләренә аерым игътибар итәргә киңәш бирәбез. Шулай ук исегезгә төшереп китәбез: пискулька ( иң кечкенә соры каз) Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм аны аулау тыела.
Казларны кыяфәте һәм тавыш билгеләре буенча аеру өчен, аларның төп билгеләрен Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмәт” бүлегендә, “ Ау кагыйдәләре” өстәмә битендә китерәбез.Ауга барганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
б) ау коралын кулланса, аны саклауга һәм үзе белән йөртүгә рөхсәтнамә;
в) һәркем керерлек аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә;
Ау, аучылык байлыкларын тотуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән, тоту нормалары эчендә булдырыла. Татарстан Республикасы территориясендә яз көне 1 көнгә түбәндәге нормалар билгеләнде:
каз – 2 баш;
ата үрдәк – 3 баш;
тәлләтәвеч – 3 баш.
Хəвефсезлекне булдыру максаты белән, аулаганда түбәндәге кагыйдәләрне тотарга кирәк:
- ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;
- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;
- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;
- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда).
- информацион билгеләргә, шул санда юл билгеләренә, юл йөрү билгеләренә, чик билгеләренә, реклама стендларына,ә шулай ук махсус информацион билгеләргә һәм аларның терәкләренә,торак һәм кеше тормый торган биналарга атмаска;
Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;
- язгы ау чорында каурыйлы кошларны, җыеп алудан башка, куып тоту, эзләп табу, эзләү һәм( яки) табу өчен төрле йөзү чараларын куллану;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән, элмәкләрдән ясалган бүтән тоту җайланмалары куллану;
- кешегә зарар китерә ала торган, саплы җәяләрне, сакка куйган ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләрне,ыргакларны, ау базларын һәм башка үзтоткычлар куллану ;
-элмәкләр куллану;
- төрле үзтоткычлар куллану;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- төрле ут чараларын куллану;
- хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;
- транспорт һәм төрле очу машиналарын куллану;
- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.
-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;
- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле ату коралы һәм сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану;
- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал куллану;
- пневматик ау коралын куллану.
Аулау түбәндәге очракларда тыела:
-язгы уеннар чорында тәләттәвечкә;
- язгы уеннар вакытында суерны кертмичә, мөнəсəбəтле язгы ау чорында;
- язгы ау вакытында үрдәкләрнең, суерларның, көртлекләрнең ана кошларына;
- язгы ау вакытында боҗырларга, камыш тавыгына, кашкабашка, соры казларга;
Язгы ау вакытында казларны аулау түбәндәге очракларда тыела:
- елгаларда, күлләрдә һәм сусаклагычларда, һәм алардагы утрауларда;
- Идел, Кама, Ак елга, Вятка елгаларының һәм алардан оештырылган сусаклагычларының су кырыеннан 200 метрдан ким аралыкта.
Российской Федерациясенең яки аның субъектының Кызыл китабына кертелгән ау кошларын һәм хайваннарын тоту тыела.
Аучылык байлыкларын саклау максаты белән, аулаганда
- хайваннарның бала чыгара торган урыннарын бетерү (оялар, өннәр);
- үсемлекләрне яндыру тыела.
Исегезгә төшерәбез! Хокуксыз табылган хайваннар һәм ау продукциясе, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.