“Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында, 11 июнь көнне сәгать 13:00 Баулының Җиңү паркының төрле мәйданчыкларында бер үк вакытта чаралар узачак.
Баулы хастаханәсенең эшчесе Гөлия Әхтямова медицина эшчеләренең профессиональ осталыгы республика бәйгесенең “Иң яхшы акушер” номинациясендә икенче урын яулап алды.
5нче мәктәпнең лагере «Нефтьче» стадионында спорт белән шөгыйльләнүне дәвам итә. Күңеллек, дәрт, кыюлык – җәйге ялларның мәҗбүри юлдашы.
Бүген 1нче мәктәпнең “Кояш балалары-2015” лагерендә “Хәзинә эзлә” спорт-массакүләм уены старт алды.
Әкият – акыллылык иясе. Яхшы әкиятләрне балалар гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләр дә ярата. Кем әкияткә эләгергә теләми? Бүген Исергәп мәктәп лагере балалары әкият һәм маҗара иленә мавыктыргыч сәяхәткә юл тоттылар.
Нәкъ 79 ел элек, 1936 елның 10 июнендә «Союзмультфильм» киностудиясе барлыкка килде. Александровканың “Кояшкай” мәктәп лагере бу вакыйганы билгеләп үтәргә ниятләде. Балалар мультфильмнардан кыска өзекләр ясарга өйрәнделәр. Һәрберсендә үзенең кечкенә генә кызыклы тарихы килеп чыкты.
Дуслык көнендә 3нче мәктәп лагере балалары июнь аенда туганнарны котладылар. Алар өчен бәйрәм концертын оештырдылар. Программага иҗади номерлар керде – биюләр, җырлар, шигырьләр, шаян сценкалар. Бәйрәм сәбәпчеләре бик кәнәгать булып калдылар.
2нче мәктәпнең лагерендә кызыклы чаралар үткәрелә.