Нәкъ 79 ел элек, 1936 елның 10 июнендә «Союзмультфильм» киностудиясе барлыкка килде. Александровканың “Кояшкай” мәктәп лагере бу вакыйганы билгеләп үтәргә ниятләде. Балалар мультфильмнардан кыска өзекләр ясарга өйрәнделәр. Һәрберсендә үзенең кечкенә генә кызыклы тарихы килеп чыкты.