4 июль көнне “Атмосфера-2015” яшьләр субкультурасының региональ фестивале узачак.
“Яшьләр дөньясы” күптармаклы яшьләр үзәгенә “Атмосфера” яшьләр субкультурысының музыкаль фестивален оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтер өчен яшь, дәртле һәм инициативалы яшүсмерләр (16 яшьтән) таләп ителә. Чара 4 июль көнне Баулы шәһәрендә узачак.
9 июнь көнне “Президент белән бергә” хәрәкәтенең активистлары “Гаилә” приютында “Хәрәкәттә бәрәкәт!” акциясен уздырдылар. Приютның балалары өчен саф һавада спорт һәм күңел ачучы уеннар үткәрделәр.
Баулы хастаханәсенең эшчесе Гөлия Әхтямова медицина эшчеләренең профессиональ осталыгы республика бәйгесенең “Иң яхшы акушер” номинациясендә икенче урын яулап алды.
5 июнь көнне Новозареченск авыл китапханәсендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мөхитне саклау көненә багышланган чара үткәрделәр.
Исергәп мәктәбендә балалар өчен “Тылсымлы планета” мәктәп лагере ачылды.