Һәрбер көн салават күпереннән алынган төсләргә багышлана. 4 июнь – кура җиләге төсе көне. Шул ук көнне Халыкара гөнаһсыз балалар – һөҗүм корбаннары көне билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап гөнаһсыз балалар турында әңгәмә оештырылды. Төшке аштан соң балалар зур теләк белән “Яшәү – үзе бер рәхәт!” акциясендә катнаштылар. 5 июнь көнне мәдәният көненә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мөхитне саклау көненә чаралар оештырылды. Тәрбиячеләр “Табигатьне саклагыз” акциясен үткәрделәр. Бу көн “Кызгылт сары көне” булып билгеләнде. 6 июнь көн исә Алтын көн дип аталды. Ул көнне “Бантлар һәм чәчкәләр көне” уздырылды. 8 июнь көнне Лимон көне булып саналды. Сабын куыгы көне үткәрелде.