Бүген удмурт культурасының “Гырон быдтон” республика бәйрәме узды.
Якшәмбе, 14 июнь көнне, Баулыда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Термометр баганасы көндез +22...+24 гәчә күтәреләчәк.
Дәүләт Думасы яллау буенча эшләүче машина йөртүчеләрнең квалификациясен регуляр күтәрүне күзаллаучы проекты өстендә эшли. Һәр биш ел саен Таксистлар һәм ерак юлларда йөрүчеләр, автобус һәм маршрутка йөртүчеләр укып имтихан бирергә тиеш булачак.
Россия көнен бәйрәм итү көнендә “Без киләчәк өчен”ирекчеләр хәрәкәте Баулының аскы өлешендә Россия Әләме төсләрендә “триколор” тасмасын өләшү акциясе узды.
Иртәгә, 13 июнь көнне “Гырон Быдтон” удмурт культурасы бәйрәме булачак. Чара кысаларында Баулы районы куанаклары һәм яшәүчеләре өчен Баулы-Кит-Озеро-Баулы маршруты буенча коммерцияле автобус рейслары оештырылачак. Автобус Баулы вокзалыннан сәгать 8:00 чыгачак. Пассажирларны күчерү чара азагынача булачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Бүген Баулының аскы өлешендәге футбол мәйданчыгында президент төркеме һәм яшь депутатлар арасында иптәшләрчә матч узды.