- Рәхмәтемне үзебезнең коллегабызга, “Хезмәткә дан” газетасы журналисткасына Фәридә Зыяровага белдерәм. Аның инициативасы белән оештырылды әлеге чара, - диде “Хезмәткә дан” газетасы баш мөхәррире, Баулы телевидениясе директоры Азат Зиннуров. – Өмәгә әдәпле баулылар да килде. Россия көнендә алар Россиянең кечкенә бер почмагы чистарды. Намуслы эш башкарган якташларыбыз белән мин горурланам, ә урманны пычыратучылардан гәрләнәм. Мондый акцияләр булмаса, шәһәребез күптән чүплек оясына әверелер иде инде.
Чүп арасынад күп пластиклы һәм пыяла шешәләр, азык-төлектән һәм тәмәке төпчегеннән төргечләр. Еш ватык пыяла очрый. Кызганыч. Әлеге урында бер чүп савыты да юк.