Россия көне белән!

2015 елның 12 июне, җомга
адерле баулылар!

12 июньдә илебез Россия көнен билгеләп үтә. 25 ел элек тарихи документ – Россия дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Һәм шул вакыттан яңа тарихыбыз башланды.

Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Россия үзенең регионнары белән көчле.

Безнең төп байлыгыбыз – талантлы, хезмәт сөючән һәм энергияле кешеләребез. Кече ватаныбыз – Баулы районының һәм бөтен илебезнең бүгенгесе, киләчәге һәрберебезгә, хезмәтебезгә, гражданлык җаваплылыгыбызга бәйле.

Хөрмәтле баулылар, тарихка сакчыл мөнәсәбәтегез, туган районыгызны хөрмәтләгәнегез, аның язмышында катнашканыгыз, социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен зур рәхмәт.

Сезгә чын күңелемнән иминлек, саулык-сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар телим. Иртәгәсе көнгә ышаныч, тынычлык, бердәмлек юлдаш булсын!

 


Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International