Баулы депутатлары сайлаучылар белән мини-футбол уйнадылар

2015 елның 12 июне, җомга

Яшь футболистлар фикеренчә, спорт кешеләрне берләштерә. Республика акциясе кысаларында, “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы буенча футбол уйнарга ниятләделәр.

-  Яшьләр күберәк спорт белән шөгыйльләнсен дигән теләктә калам, - диде сайлаучылар төркеменең капкачысы Ришат Насибуллин.- Без файдалы эш өчен һәрчак вакыт табып була дигәнгә үрнәк күрсәттек.

Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина яшь футболистларга “Бердәм Россия” партиясенең дипломнарын һәм “Прайм-Лига 2015” кубогын тапшырды.

Матч сайлаучылар төркеме файдасына 6:4 исәбе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International