Репетиторлык белән шөгыльләнүче Баулы районы педагогларына махсус салым режимы турында сөйләделәр

2019 елның 13 сентябре, җомга

Кичә, 12 сентябрьдә, мәдәният йортының актлар залында федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче номерлы районара инспекциясе гражданнарның үзмәшгульлегенә, аерым алганда, репетиторлык мәсьәләләренә багышланган чираттагы очрашу үткәрде. Киңәшмәгә шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары чакырылган иде.

Баш дәүләт салым инспекторы Валентина Галкина педагогларга 2019 елның 1 гыйнварыннан махсус салым режимын билгеләнү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге салым режимы автоматик режимда «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә администрацияләнә. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешегә хисап тапшырырга һәм беркетелгән иминият взносларын түләргә кирәк түгел. Хезмәт күрсәтүче яки сатучы һәрбер физик зат (ялланып эшләүчеләрдән башка товарлар сатучы һәм  елына 2,4 млн.сумнан да артмаган керем алучы) үзмәшгуль була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International